Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Стипендияне яшәү минимумына кадәр арттырырга мөмкиннәр

Закон проекты кабул ителгән очракта, новелланың гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана торган чорга кагылачак.

Дәүләт Думасының депутатлар төркеме һәм сенатор Елена Афанасьева көндезге бүлектә белем алучы студентларның стипендиясен Россия буенча тулаем алганда яшәү минимумы дәрәҗәсеннән дә кимрәк булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим итте.

Бу шулай ук стипендия алучы һәм бюджет хисабына көндезге бүлектә укучы аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерларга да кагылырга тиеш.

2024 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында белем алучы студентларга түләнә торган стипендиянең минималь күләме аена – 2067 сум, һөнәри училище студентларына – 539 сум, югары уку йортларында белем алучы социаль якланмаган студентларга – 3104 сум, махсус уку йортлары студентларына 809 сум тәшкил итә. Мондый кечкенә суммалар стипендияләр билгеләнә торган максатларга җавап бирми, ди инициатива авторлары.

Закон проекты кабул ителгән очракта, новелланың гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана торган чорга кагылачак. Стипендия фондын формалаштыру өчен өстәмә акча федераль бюджетка төгәллек керткән вакытта каралырга тиеш.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160951/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B