Сылу Габдрахманова «Серле каләм»ле булды
Саба районында «Серле каләм 2025»XVII республика конкурсы узды
«Серле каләм-2025» иҗат бәйгесендә Саба, Теләче, Балтач, Арча, Кукмара, Әтнә һәм Мамадыш районнарыннан 100гә якын эш кабул ителгән.
Укучылар үзләренең иҗади эшләрен язма рәвештә дә, видеопрезентацияләр форматында да тәкъдим иттеләр. Күп кенә материаллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Шушы көннәрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Иң куанычлысы Яңгул урта мәктәбе укучысы Сылу Габдрахманова (укытучысы Хәлимә Гарипова) «Сюжетлы видеолар» номинациясендә өченче призлы урын яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев