Тәрбияче олуг шәхес булса, балалар да шәхес булалар
Бүген тәрбиячеләр көне
Куныр авылында яшәүче Шакирҗанова Тәнзилә Сәгыйтҗан кызы 29 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына, бала теләп бакчага бара. Ә Тәнзилә апа үз эшен, тәрбияләнүче сабыйларын чын йөрәге белән ярата, һәр яңалыкларына сөенә, авырсалар алар өчен көенә белгән.
Тәнзилә апа Чепья урта мәктәбенә йөреп 10 классны тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә тегүче һөнәренә укып, Арчада бер ел тегүче булып эшли. Шунда кичен Кызык хаҗның шәфкать туташлары хәзерли торган курсларында укып яңа һөнәр үзләштерә. Авылга кайтып Махия апа, Гашия апалар белән эшли башлый. Бик авыр вакытлар, авылда кеше күп, авыруларны районга узләре машина эзләп илтәләр, көн - төн дип тормыйлар. Халыкка 9 ел медицина хезмәте курсәтә.
Олылар әле дә Тәнзилә апаны рәхмәт хисләре белән искә ала. Тормышка авылдашы Икрамга чыккач, балалар тугач балалар бакчасына шәфкать туташы булып күчә. Курсларда укыгач, тәрбияче булып эшли башлый. Бакчада балалар күп вакытлар, 91 бала була,шуларның 24 е нәни балалар. Урыннар юк, балаларны кроватька аркылы яткыралар. Тәнзилә апа гел кечкенәләр группасында эшли, ярдәмчеләре Әнисә апа, Гадилә апалар була. Балаларны куяр урыннары булмаганнар бик иртә бирәләр, 9 айлык балаларны караганнар, зурраклары таптамасын дип манежга куя торган идек балаларны дип сөйли Тәнзилә апа. Бик күп балаларны ашарга, йөрергә шушында өйрәткәннәр.
Балалар бакчасы гөрләп тора, коллектив белән бик тату эшлиләр. Балалар өчен бик күп чаралар уткәрәләр. Үзләре тәрбияче, үзләре артист булсалар. Шунын өстенә апрельдән алып кара көзгә кадәр колхоз эшеннән калмыйлар. Колхозчылар амбарда бер смена эшләп кайтып китәләр, ә бюджетта эшләучеләр көндез үз эшләрен башкарса, төнгә амбарга эшкә килгән. Ул вакытта декрет яллары бик аз була, 2 айлык баланы әбигә калдырып төнге смена төшә. Кайтсам әби- елый, бала елый, амбарга үзем төшәм дигән кайнанасы. Шуннан амбарга төшмәгән өчен өч кешене җыелышта бастырып бик каты орышалар, самосуд ясаганнар. Амбардан иртәнге өчтә кайтып 1- 2 сәгать йоклап, иртән сыер саварга, көтү куарга кирәк. Һәр кешегә чөгендер, суган җире бүленеп бирелә. Тормыш иптәше Икрам басудан кайтып керә алмый, башта үзе, балалар үскәч алар белән эшкәртәләр җирләрне.
Уллары үскәч әтиләренә комбайнчы ярдәмчесе булып эшлиләр. Аларны тәрбияләргә, керләрен юарга кирәк, 40 баш умарта, хайваннар күп, ничек житешкәннәр. 3 бала тарбияләп үстерәләр, һәрберсенә югары белем бирәләр. Айдар районда газ оешмасында, кызы Алсу гимназиядә укыта. Улы Илнар умартачылык белән шөгелләнә. Барысы да бик тырышлар, дәрәҗәле кешеләр булдылар. Кайнанасы соңгы вакытларда күрми, каенатасы урын өстендә, аларны хөрмәтләп, тәрбияләр озата.
Тормыш иптәше Икрам да авырып иртәрәк китеп бара, аны ахыргы юлына озата. Бүгенге көндә Тәнзилә апа улы Илнар, килене Гөлназ, биш оныгы белән бик матур итеп яшиләр. Оныклары мәктәптән, бакчадан кайтып йөгереп килеп әбиләрен кочаклап, " Әби без кайттык" дип китәләр. Шуннан да зур сөенеч буламы тагын.
29 ел тәрбияче булып эшләгән Тәнзилә апа, күпме балаларны тәрбияләгән хезмәт ветераны, күп кенә мактау, рәхмәт хатлары белән буләкләнгән, "За заслуги в образовании Балтасинского района" дигән буләге дә бар. Хәзер тормышлар бик рәхәт, сугышлар бетеп тынычлык урнашсын дип тели Тәнзилә апа.
Хезмәттәшләре, ата-аналар тарафыннан бары тик мактау сүзләре генә кабул иткән тәрбиячебез Тәнзилә апага, лаеклы ялда сау-сәламәт булып, бәрәкәтле, бәхетле тормышлар телибез. Гаиләгездә Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.
27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче тәрбиячеләр аерым игътибарга лаек!
Барлык тәрбиячеләрне, хезмәт ветераннарын ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез!
Мәкаләмне Раил Гатауллинның " Тәрбиячегә" дигән шигыре белән тамамлыйсы килә.
Тәрбияче... Гади тәрбияче...
Шулай дибез бик еш аларга.
Кемдер көн дә дөнья куган чакта
Алар килә бала карарга.
Тәрбияли алар балаларны -
Киләчәген фани дөньяның.
Өйрәтәләр ныклы адымнарга
Балаларның тотып кулларын.
Пөхтәлеккә өйрәтәләр алар,
Өйрәтәләр матур сөйләмгә.
Туры килә пешекче дә булып,
Бишек көйләрен дә көйләргә.
Тәрбияче олуг шәхес булса
Балалар да шәхес булалар.
Укытучы биргән белемнәрне
Гакыл белән сырлап куялар.
Белемнәрдән өстен ни бар дисез?!
Белемнәрдән өстен - тәрбия.
Күзләремне ачкан кешеләрнең
Һәрберсенә көн дә баш иям.
Илзия Нәҗиповп,
Куныр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев