Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Татарстан мәктәптән алып югары уку йортларына кадәр фәнни кадрлар әзерләү системасын көчәйтәчәк

Татарстанда кечкенәдән фәнгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтәргә кирәк

Фәнни кадрлар әзерләү системасы – мәктәп дәрәҗәсеннән алып югары квалификацияле белгечләргә кадәр – Татарстанда төзелә. Бу хакта Казандагы фәнни-гамәли семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, фән үсеше турыдан-туры кадрлар потенциалы белән бәйле һәм илнең технологик үсеше һәм суверенитеты нигезе булып тора.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада укучыларны фәнни эшчәнлеккә иртә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Табигый-фәнни юнәлешләрне – физика-математика һәм физика-химия профильләрен профориентацияләү һәм популярлаштыру проектлары гамәлгә ашырыла. Бу инициативалар мәктәптә укыганда ук фәнгә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән.

"Технологияләр үсеше турында сөйләгәндә, Татарстанда кечкенәдән фәнгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтәргә кирәк. Якын арада мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм ясалма интеллект буенча проект эшләтеп җибәреләчәк» анда мәктәп түгәрәкләре һәм табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән белем бирү активлыклары каралган", - дип өстәде Мөҗипов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев