Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Татарстан прокуратурасы «БДИ җавапларын» сатучы мошенниклар турында кисәтте

Ведомствода билгеләп үткәнчә, БДИның чын вариантларын сатып алу мөмкин түгел

Челтәрдә янә БДИның җавапларын сатып алырга тәкъдим итүче мошенниклар активлашты. Белдерүләрне мессенджерларда яки шикле сайтларда бастыралар. Сатып алучыларны акчаны аноним карталарга күчерергә сорыйлар. Бу хакта Татарстан прокуратурасында кисәттеләр.

Ләкин түләгәннән соң корбан я берни дә алмый, я аңа иске һәм файдасыз файллар җибәрәләр. Шантаж очраклары да була, мәсәлән, өстәмә түләмәсәгез, җаваплар сатып алу турында сөйләргә яный башлый.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, БДИның чын вариантларын сатып алу мөмкин түгел. Мондый төр белдерүләргә ышанып, кешеләр акчаларын югалта гына.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев