Кыш үтеп, яз җитү хөрмәтенә Нәүрүз бәйрәмен дә бик күңелле итеп үткәргәннәр таузарлылар.
Таузар авылы кечкенә генә булуга карамастан, биредә гел төрледән-төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Кыш үтеп, яз җитү хөрмәтенә Нәүрүз бәйрәмен дә бик күңелле итеп үткәргәннәр. Чараны төрле әкияти геройлар да бизәгән. Алар мәктәп һәм балалар бакчасы балалары белән төрле уеннар үткәреп, рәхәтләнеп күңел ачканнар. Уйнап арыгач, кайнар коймаклар белән тәмләп чәй эчкәннәр.

Фото: tavzarnshdetskysad
Нет комментариев