Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңа мәҗбүри имтихан кертелә

Рособрнадзор 9 сыйныф укучылары өчен яңа сынау турында игълан итте

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, 2028 елдан 9 нчы сыйныф укучылары тарих фәненнән мәҗбүри телдән имтихан тапшыра башлаячак. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.

Яңа аттестация өченче мәҗбүри имтихан булачак. Әлеге яңалык турында Музаев РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашу вакытында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, тарих буенча телдән имтихан кертелгәнче укытучылар, укучылар һәм экспертлар катнашында киң җәмәгатьчелек фикер алышуы һәм апробация үткәреләчәк.

Рособрнадзорда билгеләп үтүләренчә, тарих — мөһим предметларның берсе, шуңа күрә аның буенча белемне аерым форматта тикшерү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих имтихан