Каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан, районда балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли
Түнтәр урта мәктәбенең мәктәп яны лагеры эшли башлады. Балалар биредә сәламәтлекләрен, дуслык җепләрен ныгыталар, күңелле уеннар уйнап ял итәләр.
Мәктәп яны лагеренә йөрүче балаларның һәр иртәсе зарядка ясау белән башлана. Аннан соң аларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Ашаганнан соң, һава торышына карап, балалар төрле уеннар, мавыктыргыч чараларда катнашалар.
Мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар барлык балаларга да җәйге якты маҗаралар һәм онытылмас хис-кичерешләр тели.
Нет комментариев