Укучысын скотч белән бәйләп куйган
Мәгариф

Укучысын скотч белән бәйләп куйган

Башлангыч сыйныф укытучысы тик утырырга теләмәгән малайны скотч ярдәменә утыргычына бәйләп куйган.

Бу хәлнең дөреслеккә туры килүен баланың сыйныфташлары да раслаган. Әлеге күңелсез хәл буенча аңлатма сорап малайның әнисе мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать иткәч, аны "15 ел стажы булган укытучы мондый эшкә бармас" диеп кире борганнар. Шуннан соң ана кеше прокуратурага барырга мәҗбүр булган.

Хәзерге вакытта укытучыга бу эше өчен шелтә белдерелгәне билгеле. Әлеге күңелсез хәл Яр Чаллы шәһәре мәктәбендә булган.

250

Нет комментариев