Укытучылар көнендә кемнәр бүләкләнде?
Мәгариф

Укытучылар көнендә кемнәр бүләкләнде?

Бәйрәм уңаеннан, бертөркем мөгаллимнәр район мәгарифе системасына керткән өлешләре, педагогик хезмәттәге уңышлары өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Венера Әмир кызы Мостафина – Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Рамил Хәйретдин улы Нәҗипов – Куныр урта мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы;

Ранил Фәрит улы Гыйләҗев – Салавыч күппрофильле лицееның физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы;

Ирина Валентиновна Никитина –Чепья  балалар бакчасы мөдире;

Айрат Габделмарат улы Сөләйманов – Нөнәгәр урта мәктәбе директоры, информатика һәм физика укытучысы;

Фәридә Нурзада кызы Вәлиуллина – бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе;

Ләйсән Тәлгать кызы Хуҗина – бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе;

Айсылу Камил кызы Рамазанова – Дорга балалар бакчасы тәрбиячесе;

Лилия Габдуллаҗан кызы Мөҗипова – Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Миләүшә Илсур кызы Бариева – Пыжмара төп  мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Алина Ивановна Григорьева – Чепья урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Рамил Рафаэль улы Кадыйров – мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;

Кадрия Вәли кызы Салихова – Смәил урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Гөлшат Рафис кызы Галимҗанова –  мәгариф идарәсе методисты;

Зөлфирә Зөфәр кызы Нуретдинова – Бөрбаш урта мәктәбенең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы;

Эльвира Илдус кызы Ситдыйкова – Сосна төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары;

Венера Кәшфи кызы Хәйретдинова – “Лицей – инженер үзәк” муниципаль автоном белем бирү учреждениесы директоры;

Руфинә Мәлик кызы Дәүләтбаева – “Лицей – инженер үзәк” муниципаль автоном белем бирү учреждениесының  өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев