Урман якын булгач, Соснага Кыш бабай урманнан килә (+фото)
Мәгариф

Урман якын булгач, Соснага Кыш бабай урманнан килә (+фото)

Бүген Сосна урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Чыршы бәйрәме уздырды. Башта алар урманнан Кыш бабайны эзләделәр, эзләп тапкачтын дәррәү мәктәпкә алып керделәр.

Кыш бабайның капчыгы зур, күчтәнәчләр белән тулы иде. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, күчтәнәчләренә куанды, җырладылар-биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм, әнә шулай, бик күңелле һәм матур узды.

 

Фото, видео: Булат Сәйфетдинов


Кыш бабай бүләге

Нет комментариев