Урта Көшкәт урта мәктәбенә яңа автобус бирелде
Мәгариф

Урта Көшкәт урта мәктәбенә яңа автобус бирелде

Бүген – Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә – Татарстан район-шәһәрләренә яңа мәктәп автобуслары тапшырылды

Бүген – Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә – Татарстан район-шәһәрләренә яңа мәктәп автобуслары тапшырылды. 59 автобуска сертификатны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды.

Балтач районынна бирелгән яңа автобус Урта Көшкәт урта мәктәбенә булачак.

Яңа автобуслар укучыларның мәктәпкә бару һәм өйгә кайту юлларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә уңайлы шартлар тудырып, һәр торак пунктта балаларга белем алуны вакытында тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


Нет комментариев