Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Үзәк китапханәгә кунаклар килгән

Чараның төп максаты — Каюм Насыйриның тормышын һәм иҗатын яшь буынга җиткерү иде

14 нче февраль көнне Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан, Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 В сыйныфы укучылары үзәк китапханәдә матур чарада катнаштылар.

Укучылар китапханәче Зилә Ильязова җитәкчелегендә, галимнең фәнни һәм мәдәни мирасын өйрәнү өчен проектлар әзерләделәр. Алар Каюм Насыйриның хезмәтләрен, аның иҗатындагы әһәмиятле моментларны һәм кызыклы фактларны үз эченә алган проект-китапчыкларны тәкъдим иттеләр. Бу китапчыклар киләчәктә аларның белемнәрен арттырырга һәм Каюм Насыйриның мирасы белән танышырга ярдәм итәчәк. 

Чара барышында укучылар Каюм Насыйри исемендәге музей-йортка видеосәяхәт ясадылар, анда галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Башваткыч уенында катнашып үзләренең белемнәрен ныгыттылар.

Укучыларның актив катнашуы һәм кызыксынуы бу чараны тагын да җанлы һәм истә калырлык итте. Алар Каюм Насыйриның мирасын өйрәнү һәм аның эшчәнлеге турында күбрәк белергә омтылдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев