20 гыйнвар көнне Яңгул урта мәктәбенең "Хыял" балалар оешмасы укучылары, концерт программасы белән, Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.
Өлкәннәребезнең йөзләрендәге шатлык чаткылары, күзләрендәге яшь тамчылары безне тагын изге эшләр эшләргә өндәде, өлкәннәрнең кадерен белергә кирәклекне тагын бер кат искәртте, дип хәбәр итәләр "Хыял" балалар оешмасыннан.



Нет комментариев