Яшь талантлар - Айзилә Шакирҗанова (+фото)
Мәгариф

Яшь талантлар - Айзилә Шакирҗанова (+фото)

Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе октябрь аенда «Молодые таланты- яшь талантлар» исемле бәйге игълан иткән иде.

Күптән түгел бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. «Балалар өчен татар телендә пьесалар» номинациясендә Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Айзилә Шакирҗанова (җитәкчесе Гөлнар Хәйруллина) II дәрәҗәле диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Ул иҗат иткән пьеса электрон җыентыкка кертелде. Җыентыкны https://fnkat.tatarstan.ru/file/fnkat/File/sbornik.pdf  адресы табарга мөмкин. 
Айзиләне бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!


Нет комментариев