Мәрхәмәтлелек

Аңлашып яшик!

«Наз» үзәге хезмәткәрләре елның-елында «Язгы яхшылык атнасы» акциясендә актив катнашып килә. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм күрсәтү эшендә волонтерлар да теләп катнаша.

Алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең һәм инвалидларның өй тирәләрен җыештыра, йорт тирәсендәге эшләргә булыша. Якын арада Балтач урта мәктәбе волонтерлары Саба районының Югары Утар балалар йорты - интернатына барып, балаларны уенчыклар, киемнәр, концерт номерлары белән куандырырга җыена.
Игелекле эшләр ел буе дәвам итеп, волонтерлар янәшәдәгеләрне бер-береңә ярдәм итәргә һәм бер-береңне аңларга чакырып кала.


250

Нет комментариев