Бәхеткә урау юллар аша килгән юбиляр (+фото)
Курамьял авылында гомер кичерүче Җиһания Зариповага 90 яшь тулды.
Балачагында бик күп михнәт-газаплар күреп яшәсә дә, күңел матурлыгын югалтмаган юбиляр Җиһания Зарипова бәхетле картлыкта гомер кичерә.

Җиһания апа кечкенәдән ятим кала, әби-бабай тәрбиясендә үсә. Бик иртә тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә аңа, әмма язмыш сынауларын зур сабырлык белән җиңеп, тормыш иптәше Таһир белән бик бәхетле гомер кичерә ветеран. Балалары, онык-оныкчыклары аның ин зур байлыгы. Кызганычка, 63 ел бергә яшәгән Таһиры гына бер ел элек вафат булган.

Юбилярның гыйбрәтле тормыш юлы хакында “Хезмәт” газетасының алдагы санында укый алачаксыз.

Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев