Бүген Хезмәт Даны Ордены кавалеры Мәхмүт Һади улы Минһаҗевка 95 яшь тулды
СССРның дәүләт бүләге булган, озак еллар фидакарь хезмәте, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгәне өчен бирелгән ордены гына да Мәхмүт ага турында күпне сөйли
Чепья авылында гомер кичерүче Мәхмүт Һади улы Минһаҗевка бүген 95 яшь тулды.
Мәхмүт ага гомерен тырыш хезмәт белән үткәргән кеше. Моны раслаучы медальләре, күкрәк билгеләре бик күп, Хезмәт Даны Ордены да бар. Донбасс шахталарында да эшләгән, районга кайткач үргән әйберләр фабрикасында хезмәт куйган. Хатыны белән Донбасста танышалар, кавышалар, ул да Балтач кызы була, уллары туа, районга күчеп кайткач икенче уллары туа. Тик менә хатынының аяклары авырган, бик иртә дөнья куйган. Ике улны тәрбияләп үстерү әти җилкәсенә калган. Улларын укыткан, кеше иткән.
– Бер улым янымда, көн дә килеп йөри, икенче улым Чаллыда, үзенең шәхси фабрикасы бар, шуның директоры, – ди ул.
Бабай аягын сындырган әле, йөри дә алмый, социаль хезмәткәре килә, булыша, әмма аның да кул астында караучылары күп, бер көндә барысына да өлгерергә кирәк.
Мәхмүт абый тумышы белән Арча районыннан.
– Лаеклы ялга 50 яшьтән чыктым, – дип сөйли ул. – 12 ел шахтада эшләгән стажым бар иде, 120 сум пенсия каралды. Менә шундый заманнар бар иде. Чепьяга кайткач, үргән әйберләр фабрикасына эшкә кердем, ун көн өйрәнчек булып йөрдем, күбрәк өстәлләр, парталар ясадык, мине бик яраттылар, мастер булып та эшләдем. Орден да бирделәр, заманасы шундый иде шул. Аннан фабрика таралды, бетте. Сугыш чорында укый да алмадым, ун яшьтә колхозда эшли башладым, әти атчы иде, ул вакытта ат заманы бит, әтине сугышка алып киттеләр, абый да күп эшли алмады, аны да алдылар, аның урынына мине куйдылар, мин кечкенә генә малай, – җәй көне урак өсте – атлар белән бергә басуда ятасың, саламнан шалаш корылган, кайту юк, Аллаһның рәхмәте. Кыш көне зур-зур үгезләрне җигеп урман ташыйсы, хезмәт хакы да юк, бәрәңге дә кышка кадәр җитә дә бетә, хөкүмәт ашлык бирми. Шулай итеп тормыш алып бардык. ФЗӨга алып китсеннәр иде дип теләгән чаклар аз булмады.
Аллага шөкер, эшләгәч, пенсиямне дә күп алам, тик ятмадым, малын да асрадым, печәнен-саламын да таптым. Кешегә йөрмәдек, үзебезнеке үзебезгә җитте. (Социаль хезмәткәре Ираида бабайның җәй буе үлән җыеп, кыш буе шуны ашавы турында да әйтеп алды әле).
Әйе, СССРның дәүләт бүләге булган, озак еллар фидакарь хезмәте, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгәне өчен бирелгән ордены гына да Мәхмүт ага турында күпне сөйли. Юбилеегыз котлы булсын, Мәхмүт ага!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев