Мәрхәмәтлелек

Кече Лызи авылыннан 63 ел бергә гомер кичергән парларны район ЗАГС бүлеге котлады

5 майдан 15 майга кадәр ЗАГС органнарында озак еллар бергә гомер иткән, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары үтте.

Безнең районда мондый хөрмәткә Кече Лызи авылыннан Анна Андреевна һәм Анатолий Кузьмич Медведевлар лаек булды. 63 ел бергә тигез, матур гомер кичергән бу парлар балаларына да, авылдашларына да, шулай ук райондашларга да үрнәк булырлык тормыш юлы үткән. Аларга теләкләрнең дә иң-иңнәрен җиткерделәр. Ә Балтач авылында яшәүче Айгөл-Булат Гариповлар 15 май - Халыкара Гаилә көне уңаеннан район ЗАГС идарәсенең махсус бүләгенә лаек булдылар. Бу көнне алар икенче балалары - кызлары Динәгә туу турында таныклык алырга килгәннәр.
Фото: http://podari-mari.ru/60-let-brilliantovaya-svadba

250

Нет комментариев