Кече Лызи укучылары «Наз»да  кунакта (фото).
Мәрхәмәтлелек

Кече Лызи укучылары «Наз»да кунакта (фото).

Галина Петрова җитәкчелегендә Кече Лызи урта мәктәбе укучылары «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә кунакта булып кайтты.

Алар биредә ял итүчеләр өчен Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышланган концерт тәкъдим иттеләр.
Яшь артистлар өлкәннәрне рус, удмурт һәм татар биюләре, җырлары белән сөендерде. Ә менә "Вәхшилек" һәм "Ана" шигырьләрен тыңлаганда авыр сугыш чоры вакыйгаларын исләренә төшеп, күпләрнең күзләрен яшь каплады.

250

Нет комментариев