Рауза Фатыйхова: "Һәр көнемә шөкерана кылам!"
Мәрхәмәтлелек

Рауза Фатыйхова: "Һәр көнемә шөкерана кылам!"

Яңгул авылында яшәүче Рауза Фатыйховага 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов килгән иде.

– Яшьлегемдә эшләмәгән эшем калмады. Шөкер, картлыгым муллыкта, балалар игелегендә уза. Һәр көнемә шөкерана кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм, – ди Рауза апа.

Авылдашы Нурислам белән дүрт бала үстерә алар. Кызганыч Равиле генә бик иртә гүр иясе була. Нурислам абый да инде вафат. Өч баласы, 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы өчен куанып, һәрберсенә рәхмәтле булып яшәгән көне юбилярның.

 


Нет комментариев