Бүген Таузар авылында гомер итүче Асыя апа Гыйззәтулла кызы Гыйззәтуллина үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Асыя апа Гыйззәтуллина гаиләдә биш баланың иң өлкәне була. Бик яшьли колхозда эшли башлый. Лаешта урман кисү эшләрендә катнаша. Аннан соң Магнитогорск шәһәрендә эшли. "Аннан бик бетерешеп, авырып кайтты апабыз. Бик нык карадык, тәрбияләдек аны. Савыгып аякка баскач, колхозда эшләде. Ә лаеклы ялга киткәнче авыл клубында җыештыручы булды", ди аның турында сеңлесе Сания апа.
Асыя апа хәзерге көндә туып-үскән нигезендә, энесе Әнәс тәрбиясендә яши. Яңа матур йортта, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә ул. Шулай ук бертуганнарының балалары Әнисә, Наилә, Рәйсә дә гел аның янында булып, хәл-әхвәл белешеп, ярдәмләшеп торалар. Туган көне уңаеннан юбиляр ветераныбызга Рәсәй Президентының Котлау Хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.
Ясминә Шәмсетдинова
Нет комментариев