Бүген Норма авылында яшәүче Нәкыя Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Сокланырлык, гыйбрәт алырлык гомер юлы үткән һәм бүгенге көндә дә балалары, онык-оныкчыклары өчен ныклы терәк, төп киңәшче булган ак әбинең акылы камил, сөйләме матур, күңеле киң булганына сокланып кайттык. Күз тимәсен сезгә, Нәкыя апа. Әле алга таба да якыннарыгыз өчен бик кадерле һәм кирәк булып, төп нигезнең кояшы булып яшәгез.
Нәкыя апа турындагы язма белән Хезмәт газетасының алдагы санында таныша алачаксыз.
Нет комментариев