Акча дәваламый: социаль пакетны 1 октябрьдән соң алып булмаячак
1 октябрьдән соң кире уйласаң… Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына кабат алып булачак
Башта җиде кат уйла! Сәламәтлек сагында торган белгечләр социаль пакеттан баш тартырга җыенган кешеләргә әнә шундый киңәш бирә. Саулыгың какшаса, аякка басу өчен социаль пакет урынына сайланган акча гына җитмәячәк, дип кисәтә алар.
Билгеле булганча, федераль ташламалардан файдаланучылар социаль пакет алырга хокуклы. Ул бушлай дарулар белән тәэмин итүне күздә тота. Аннан баш тартучылар исә акчалата компенсацияне сайлый ала. Аның күләме 1331,60 сум тәшкил итә.
Социаль пакет алу яки аннан баш тарту турында карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Әгәр кеше узган елларда да социаль пакеттан файдаланган булса, быел аңа каядыр барып, яңадан документ тапшырып йөрергә кирәкми. Аның гаризасы автомат рәвештә озайтылачак.
Әгәр моңа кадәр ул акчалата компенсация алып, быел социаль пакеттан файдаланырга карар кылган булса, аңа Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тагын шунысы да бар: социаль пакеттан баш тарткан кеше, кире уйлап, аны яңадан алырга теләсә, 1 октябрьдән соң инде моны эшләү мөмкин булмаячак. Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына ала алачак ул.
Социаль пакетны кемнәр алырга хокуклы?
– Барлык төркем инвалидлар;
– хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар;
– Бөек Ватан сугышында катнашканнар, Ленинград блокадасы корбаннары.
Ни өчен мөһим?
– Хроник авыруларны дәваларга ярдәм итә;
– кыйммәтле дарулар бушлай бирелә;
– кешенең кисәк кенә сәламәтлеге начарланганда ярдәм итә.
Аннан баш тарту ник отышсыз?
Еллык түләү – 15 975, 60 сум.
Ә җитди чирләрне дәвалау шушы суммага төшә:
— шикәр чире – 303 000 сумга кадәр
— психик авырулар – 355 500 сумга кадәр
— яман шеш – 900 000 сумга кадәр
Ел саен социаль пакет алып килгән булсаң…
Быел гариза язарга кирәкми.
Узган елны баш тартып, быел кабат социаль пакетны сайласаң…
Быел 1 октябрьгә кадәр Россия Социаль Фондының Татарстан бүлегенә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга кирәк.
1 октябрьдән соң кире уйласаң…
Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына кабат алып булачак.
Динә Гыйлаҗиева
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/08/178220/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев