Кукмарада сәламәтлек саклау сагында торучыларның зона спартакиадасын узды.
"Сәламәтлек-2023" спартакиадасы кысаларында күрше тирә районнардан җыелган командалар арасында Балтач районы медицина хезмәткәрләре дә уңышлы чыгыш ясады.
Сәламәтлек сагында торучылар, елдагыча, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, канат тарту, йөзү, шахмат кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Соңгы нәтиҗәләр буенча Балтач районы медицина хезмәткәрләре 5 команда арасында 2нче призлы урынны алдылар. Котлыйбыз!!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев