Балтач үзәк хастаханәсендә фәнни-гамәли конференция узды
Фәнни-гамәли конференциянең практик өлеше Балтач үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенең операция блогында дәвам итте
Бүген Балтач үзәк район хастаханәсендә «Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Кече шәһәрләр хирургиясе: чакырулар, карарлар, инновацияләр» («Нет ничего невозможного. Хирургия малых городов: вызовы, решения, инновации») дигән темага фәнни-гамәли конференция узды.
Чарага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина консультатив-диагностика үзәге вәкилләре, шулай ук 11 район үзәк хастаханәсе Арча, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, шулай ук Киров өлкәсенең Малмыж үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.
Конференциядә катнашучыларны район җитәкчелеге һәм Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сәфәров Рамил Рәфхәт улы сәламләде. Ул бүгенге чараның максатын атады һәм фәнни-гамәли конференцияләрнең тәҗрибә уртаклашу һәм сәламәтлек саклауны үстерү өчен мөһимлеген ассызыклады.
Конференциядә катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш хирургы Мельников Евгений Анатольевичның сәламләү сүзен дә ишеттеләр. Ул республикада хирургия ярдәме күрсәтүнең торышы турында сөйләде.
Фәнни-гамәли конференциянең практик өлеше Балтач үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенең операция блогында дәвам итте.
Операция блогында пациентларга берничә операция, шул исәптән киңәйтелгән корсактан тыш экс-траперитонеаль герниопластика, лапароскопик холецистэктомия (үт куыгын алу) һәм лапароскопик интраперитонеаль онлэй-пластика — челтәр имплантаты ярдәмендә бүсер вакытында корсак диварын ныгыту буенча операция үткәрделәр.
Пациентларга Түбән Новгородның 12 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә хирургия буенча баш табиб урынбасары Вадим Александрович Трухалев операция ясады. Аның белән бергә операция бүлмәсендә хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназарович Гаипназаров һәм операция бригадасы эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев