Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча авылларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза
Балтач районы территориясендә, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен «Өлкән буын» федераль проектының «Гаилә» милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру дәвам итә.
Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча авылларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.
5 мартка алынган мәгълүматләр буенча, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шул максатка бирелгән транспорттан 231 өлкән райондашыбыз файдаланган.
Нет комментариев