Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөкрәймә, туры утыр!

Хәзерге заман кешеләренең, аз хәрәкәтләнүдән, күбрәк вакытын компьютер, телевизор, телефон артында утырып үткәрүдән, аркасы авырта.

Язу өстәле артында озаклап утыру умыртка баганасы өчен эзсез калмый. Умыртка баганасын турайтыр өчен гади генә күнегүләр дә ярдәм итә ала. Мәсәлән, көн дәвамында йөзтүбән яки аркада 15 минут дәвамында берничә тапкыр ятып алу зарур. (Билгеле, ашаганнан соң түгел!)

Бу умырткалыкка ял итәргә мөмкинлек бирә. Вакыт-вакыт турникта көчтән килгән кадәр асылынып тору да бик файдалы. Әмма бу очракта тартылырга да, селкенгәләп алырга да ярамый. Турниктан сикереп түгел, ә аяк очларына басып, акрын гына төшәргә кирәк.

Утырган яки баскан килеш кулларны терсәктән бөкләргә һәм артка каерып, калак сөякләрен тоташтырырга тырышырга. Шул чакта аркада нидер шыртларга мөмкин. Бу куркыныч түгел. Умырткалыкта тайпылышлар булганда, бу күнегүне 2-3 атна дәвамында көнгә 8-10 тапкыр эшләргә кирәк. Аннан соң 2-3 атна ял итеп алырга да мөмкин. Сәламәт булыгыз! дип яза Кызыл таң.
 

erid: 2VtzqumtM4F

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B