Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Гинекология кабинетларына видеокамералар куялармы?

Бу тәҗрибә Калининград өлкәсендә башланган.

Калининград өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы биредә яшәүче Екатерина Серебренникованың шикаятеннән соң да гинекология кабинетларыннан күзәтү камераларын алудан баш тарта. Бу хакта ул РИА Новости хәбәрчесенә сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, узган елның көзендә бала тудыру йортыннан юллама буенча ул хатын-кызлар консультациясенә килә, анда аңа УЗИ ясарга тиеш булалар.
Ханым кушетка каршында видеокамера күреп ала һәм бу хакта юристлар белән киңәшләшә. Алар моны законсыз дип әйтә һәм төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә. "Алар бик тиз җавап бирде, имештер, консультация — ул ябык учреждение түгел, шуңа күрә анда видеокамералар куярга ярый", — дип сөйли ул.
Шуннан соң Серебренникова прокуратурага хәбәр итә һәм камераларны демонтажлау таләбен куя. Шикаять хатын-кызлар консультациясенә җибәрелә. Анда, пациентларның бернинди хокукларын да бозылмый, дип җавап бирәләр.
Тикшерү комитеты бу хәл буенча тикшерү эшен башлаган. Вәзгыять ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә куелган.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Ginekologiya-kabinetlarina-videokameralar-kuyalarmi-118935/

Фото: http://www.rodili.ru

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев