Белгечләр кисәтүенчә грипп эпидемиясе баш калкытырга мөмкин.
Моңа әзер булыр өчен җылы итеп киенергә, дөрес тукланырга, иммунитетны ныгытырга, җиләк-җимеш һәм яшелчәгә өстенлек бирергә кирәк. Авырып китсәгез, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез, чөнки грипп вакытында үз белдегең белән дәвалану начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тиешле дәвалану курсын бары табиб кына билгели ала. Грипп көтмәгәндә башлана: калтырата, баш авырта, мускулларның хәле бетә, борынга томау төшә. Кыска гына вакыт эчендә температура 38-39 градуска кадәр җитә.
Нет комментариев