Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Инвалидларга федераль бюджеттан 1 млрд чамасы акча бүлеп бирелгән. Ни өчен?

Техник реабилитация чаралары, шул исәптән коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар инвалидларга бушлай бирелә.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Федераль бюджет, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү өчен, 1 млрд сум акча бүлеп биргән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтте.

“2018 елның башыннан инвалидлар техник реабилитация чаралары сорап  74 мең гариза бирде. Шуларның 62 меңе үтәлде. Инвалидларны техник реабилитация чаралары, протезлау-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен, федераль бюджеттан 1 млрд чамасы акча бүлеп бирелде", - диде Рамил Гайзатуллин.

Бу сумма, былтыргы белән чагыштырганда, 50 миллионга күбрәк. Техник реабилитация чаралары, шул исәптән коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар инвалидларга бушлай бирелә.

"Бушлай биргәнне көтеп тормыйча, реабилитация чараларын үз акчаларына сатып алучылар да бар. Фонд аларның чыгымнарын компенсацияли. Быел 9 ай эчендә 100 млн сум компенсация кайтарылды”, - диде Рамил Гайзатуллин.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/24/173967/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев