Кан басымын төшерүче файдалы, тәмле һәм зыянсыз эчемлекне һәркем өй шартларында әзерли ала.
Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар.
Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан һәм бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз.
Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез.
Балан һәм кара миләш баш авыртудан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия, дип яза Кызыл таң.
Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!
Фото: pixabay.com
Автор: Ләйсән Якупова
Нет комментариев