Кан басымы түбән булса нишләргә?
Сәламәтлек

Кан басымы түбән булса нишләргә?

Шушы киңәшләрне сез дә үтәп карагыз әле, булышмый калмас

✔️Аз-азлап, еш тукланырга. Азык-төлек аксымга бай булсын. 

✔️8 сәгатьтән ким йокламаска тырышырга. Йоклаганда бөтен тән белән бергә баш миенә дә кан килү көчәя. 

✔️Берничә минут булса да һавада җәяү йөреп кайту әйбәт. Гимнастика ясау, йөзүнең дә файдасы бар. 

✔️Массаж ясау, контраст душ керү, салкын су белән коену кан тамырларын ныгыта. 

✔️Каһвә, катырак итеп кайнар чәй эчү булыша һ.б. 

✔️Канәфер (гвоздика) чәйнәп йөрү булыша 

Г. Атнагулова

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев