Сәламәтлек

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларга Татарстанда 600дән артык вакансия тәкъдим иттеләр

Медицинаның кадрлар проблемаларын хәл итүдә Казан медицина университеты илдә алдынгы позицияләрнең берсен алып тора

Эш бирүчеләр Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларга Татарстан Республикасында 600дән артык вакансия тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га югары уку йортының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Очрашу территориаль принцип буенча узды, бу яңа табибларга туган районнарның тәкъдимнәре һәм вакансияләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, потенциаль эш бирүчеләр белән берлектә алар алдагы эшкә урнашу турында сөйләштеләр.

"Быел Казан дәүләт медицина университеты белгечлек программалары буенча 582 табиб һәм 44 бакалавр чыгарачак. Ординаторларның 90% тан артыгы белгечлек буенча эшкә урнаша, бу төбәктә яшь медикларга ихтыяҗ зур булуын күрсәтә", - дип билгеләп үтте КДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Фәррахов.

Ул билгеләп үткәнчә, медицинаның кадрлар проблемаларын хәл итүдә Казан медицина университеты илдә алдынгы позицияләрнең берсен алып тора.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев