Казан дәүләт медицина университетына яңа җитәкче билгеләнде
Югары уку йортының яңа җитәкчесен Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәкъдим итте
Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Югары уку йортының яңа җитәкчесен бүген Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәкъдим итте.
Исегезгә төшерик, 2009-2025 елларда университетны җитәкләгән Алексей Созинов узган елның сентябрендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланды. Карар парламентның 13нче утырышында бертавыштан кабул ителде.
Бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева вакытлыча башкарды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев