Пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан барлыгы 656 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын алты үлем очрагы расланган.
«1939, 1949, 1954 елда туган өч ир-ат, шулай ук 1938, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 656 үлем очрагы теркәлгән.
Чыганак: ТИ
Нет комментариев