Татарстанда Covid-19 яңа корронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 866га җиткән.
Узган тәүлектә, Татарстанда тугыз кешенең коронавирус инфекциясеннән вафат булуы турында хәбәр итте республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Алар арасында: 1933, 1941, 1957, 1953 елгы ир-атларның һәм 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы хатын-кызларның булуы мәгълүм.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Үзагн тәүлеккә, ягьни 18 октябрьгә республикада коронавирустан барлыгы 866 үлем очрагы теркәлгән. Вафат булучыларның якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Чыганак: ТИ
Нет комментариев