Кырмыска төнәтмәсе
Сәламәтлек

Кырмыска төнәтмәсе

Бу төнәтмә бик файдалы икән.

Кырмыскалардан ясалган төнәтмәне сызлаган урынга сөртергә, салкын тисә, иртә-кич ярты чәй кашыгыннан башлап, бер чәй кашыгына кадәр эчәргә кирәк.

Төнәтмә болай ясала: 1 литрлы шешәнең яртысын кырмыска белән тутырып, шуңа аракы яки спирт өстәргә кирәк (шешә тулганчы). Шешәне җылы урында берничә көн тотканнан соң, кулланырга мөмкин.

Кырмыска белән дәваланганда, шуны онытмаска кирәк: аны тәнгә сөрткәндә, тән тирләргә, ә төнәтмәсен эчкәндә, тән тиресе кызарып торырга тиеш. Тән тиресе кубып төшәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның файдасын күрсәтә.

МӨҺИМ! Табиб белән киңәшләшеп алырга онытмагыз.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: pixabay


файдалы киңәшләр кырмыскалар кырмыска төнәтмәсе

Нет комментариев