Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Кыш көне баш киемсез йөрергә ярамый

Кич белән, йоклар алдыннан, битне пенка яки йомшак гель ярдәмендә юарга мөмкин

Салкын чорга – кышка кердек. Күпләр тәннәрендә үзгәрешләр сизгәндер. Урамда салкын, ә фатирларда җылыту системалары эшли башлагач, тәннең корылыгы аеруча нык сизелә. Кыш көне тәнне, чәчләрне ничек дөрес кайгыртырга? SPF-крем кирәкме? Бу хакта «Интертат» яза.

  • Дерматолог, иртән торгач, битне сабынсыз, гади су белән генә юарга киңәш итә. Бу – тән тиресенең липид катламын саклау өчен кирәк.
  • Юганнан соң составында спирт булмаган тоник кулланырга, аннары дымландыручы крем һәм SPF сыларга мөмкин.
  • Белгеч сүзләренчә, кышын кояш агрессив була, бигрәк тә тауларда, чаңгыда шуганда. Кар кояш нурларын кире чагылдыра, шуңа күрә пешү (ожог) куркынычы арта. Мондый очракларда SPF кремнарны куллану мәҗбүри.
  • Салкын һава һәм температураның кискен үзгәреше кан тамырларын тарайта. Шуның нәтиҗәсендә, тән тиресе суыкка сизгеррәк була, ә өйләрдәге коры һава тиренең тагын да коруына китерә. Шуңа күрә составында глицерин, гиалурон кислотасы, мочевина (карбамид) булган кремнар сайларга киңәш ителә.
  • Иреннәрне саклау өчен вазелин, табигый майлар нигезендә гигиеник помада, бальзамнар кулланырга мөмкин.
  • Чәчләрне һәм баш тиресен кыш көне шапка, яулык, шарф белән капларга кирәк. Чәч фолликулаларының төп туклану чыганагы – кан тамырлары. Салкынга чыккач, алар тарая, нәтиҗәдә, чәч тамырларының туклануы кими. Әгәр кешенең алопециягә (чәч коелуга) бирешүчәнлеге бар икән, баш киемсез йөрү бу процессны көчәйтергә мөмкин.
  • Җилле көннәрдә битне капларга, кирәк булса балаклава кулланырга да ярый.

Кич белән, йоклар алдыннан, битне пенка яки йомшак гель ярдәмендә юарга мөмкин. Аларның составында да глицерин, гиалурон кислотасы, мочевина булуы яхшы. Аннары тоник һәм тукландыручы крем сылана. Кичке карауда SPFкрем кирәк түгел. Теләк буенча сывороткалар кулланырга мөмкин.

Бу киңәшләрне үтәп тә тән белән проблемалар булса, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев