Поликлиникага беркетү тәртибен үзгәртергә телиләр
Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гариза квалификациясез электрон имза белән расланачак
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтен ил буйлап Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда поликлиникага беркетелү мөмкинлеген гамәлгә кертергә тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.
ТАСС хәбәр иткәнчә, россиялеләр гаризаны поликлиникага килеп тә, порталдагы шәхси кабинет аша онлайн да бирә алачак.
Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гариза квалификациясез электрон имза белән расланачак.
Поликлиникага баланы беркетү өчен туу турында таныклыктагы белешмәләрне, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС номерын күрсәтергә кирәк булачак. 14 яшьтән өлкәнрәк балалар исә полис һәм СНИЛСтан тыш паспорт белешмәләрен дә күрсәтергә тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев