Республикада һәм шулай ук районыбызда да грипп белән чирләүчеләрнең саны кимү күзәтелсә дә, әле ул бөтенләй бетте дип куанырга иртәрәк дип кисәтә табибларыбыз.
Район үзәк хастаханәсендә берничә кешенең «дуңгыз гриппы» белән авыруы турында язып чыккан идек, хастаханә шуннан бирле карантинга ябылган килеш. Һава торышының болай торуы белән әлеге вирус тиз генә бетмәс дип кисәтә районыбыз табиблары. Димәк, иркен сулап куярга иртәрәк әле.
Фото: 1ul
Нет комментариев