“Сез — Аллаһтан бирелгән бүләк!”
Мондый табиблар Аллаһтан бирелгән бүләк алар!
21 нче июнь- медицина хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, күптән инде күңел түрендә йөрткән рәхмәт хисләремне Чепья табиблык амбулаториясе һәм Балтач үзәк шифаханәсендә эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, лаборант кызларга җиткерәсем килә.
Яшь барган саен ак халатлы фәрештәләр ярдәменә күбрәк мохтаҗбыз икән. Март аенда авыр хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктында мине кабул иткән шәфкать туташларына, аннан соң минем гомерем өчен көрәшкән игелекле яхшы табиб, һәрбер кешегә игътибарлы реанимация бүлеге җитәкчесе Трофимов Владислав Васильевичка, аның зур ярдәмчеләре- кешене тәмле телләре, миһербанлыклары белән дә дәвалаучы, үз эшләренең остазлары- шәфкать туташларына, санитарка кызларга, яхшы күңелле терапия бүлеге җитәкчесе Рүзәл Гәрәфетдин улына, һәм, бигрәк тә, үз әниседәй якын күреп, һәрчак игътибарлы, эзләнүчән япь-яшь кыз баладай йөгереп кенә йөрүче Гөлназ Альфред кызына да чиксез рәхмәтлемен.
Шулай ук бәйрәм уңаеннан рәхмәт сүзләремне көннең нинди вакыты булуга карамыйча, һәрчак ярдәм кулы сузучы Чутай авылы фельдшеры Әнисә Газизулла кызына да белдерәм.
Мондый табиблар Аллаһтан бирелгән бүләк алар! Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр — кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез, безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе булып торасыз. Мин Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыймын. Бик җаваплы, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, ак халатыгыз кебек ап-ак тормыш юлы телимен. Сезнең гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә ия хезмәтегез алдында баш иеп, Чутай авылыннан Гарифуллина Дания апагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев