Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Сырның да – үз сере. Файдасы һәм зыяны турында

Табиблар да һәркемгә диярлек курыкмыйча ашарга киңәш итә торган файдалы ризык ул сыр. Анда аксым, А, В, С, D, РР витаминнары күп. Алар тән тиресенә, чәч, күз, баш миенә гүя бәлзәм сипкәндәй тәэсир итә. Кайбер сортлары иммунитет, матдәләр алмашы өчен кирәкле микро- һәм макроэлементлардан тора. Ә инде сырдагы төп матдә – кальций сөякләрнең сәламәтлеге өчен чиктән тыш мөһим.

Үзенчәлекләре

Сыр — көч-энергия өсти торган ризык. Аксымы иммунитетны ныгыта, күзәнәкләрне торгызуга ярдәм итә. Шуңа күрә спортчылар, мускулларын үстерү өчен, ит белән бергә сырны да күбрәк ашарга тырыша. Өстәвенә теш һәм сөякләрне ныгыта. 100 г сыр кальцийга ихтыяҗның көндәлек нормасын тәэмин итә. Ә бу ризыктагы D витамины исә кальцийны үзләштерүгә этәргеч бирә. Каты сырларның кайберләрен йокысызлыктан һәм депрессиядән интегүчеләргә куллану киңәш ителә. Ризыктагы магний нерв системасын тынычландыру үзлегенә ия.

Моннан тыш сыр матдәләр алмашын һәм эчәкләр эшчәнлеген яхшыртуга китерердәй файдалы бактерияләрдән тора. Алар башка файдалы матдәләрне үзләштерергә, организмнан зарарлы матдәләр чыгарырга булыша.

Төрләре

Һәр сортның үз өстенлекләре бар.

Гауда сыры, аминокислоталар күп булу сәбәпле, бавырга һәм баш миенә уңай йогынты ясый.

Моцарелла тозының аз булуы белән кыйммәт. Әлбәттә инде, кальцийга да бай. Шуңа күрә балалар өчен дә гаять файдалы ризык.

Риккотада мускул тукымалары өчен кирәкле аминокислоталар күп. Шулай ук анда фосфор, калий, марганец, селен бар. Сырның бу төре эремчек суы аксымыннан ясала. Подагра авыруыннан (аяк-кулларның вак сөякләренә зыян сала) интегүчеләргә нәкъ менә шушы сортны кулланырга киңәш ителә.

Чеддер кальцийга бик бай. Ләкин калориясе зур булганлыктан, чамасын белеп кенә ашарга кирәк.

Адыгей сырына тәфсилләбрәк тукталып үтик. Кавказ халкының чын мәгънәсендәге традицион сыры спортчылар өчен дә, йөкле хатын-кызлар, бала имезүче аналар һәм балалар өчен дә файдалы. Нерв системасын тынычландыра һәм шатлык гормоны — эндорфин бүленеп чыгуга китерә. Гипертониядән интегүчеләр өчен үтә әйбәт ризык санала, чөнки кан басымын төшерүгә ярдәм итә. Шикәр чиреннән интегүчеләр дә бу сырны курыкмыйча ашый ала. Ник дигәндә, анда углеводлар һәм шикәр юк дәрәҗәсендә.

Зыяны турында. Күп кенә белгечләр, калориясе күп булганлыктан, сырны артык күп кулланмаска киңәш итә. Моннан тыш күпчелеге тозлы. Димәк, кан басымын күтәреп җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә табиблар сырны күп ашаучыларга башка тозлы ризыклардан баш тартырга киңәш итә. Организмы лактозаны "өнәмәүче"ләргә дә аны чамасын белеп кенә ашарга кирәк.

Валентина Семенова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыртурында