Табиб гриппны салкын тиюдән ничек аерырга икәнен сөйләде
Сәламәтлек

Табиб гриппны салкын тиюдән ничек аерырга икәнен сөйләде

Төгәл диагноз куярга һәм дәвалауны табиб кына билгели ала

Гриппны салкын тиюдән температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе, баш авыртуы һәм мускуллар сызлавы буенча аерырга мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Приморье краенда «Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең эпидемиология бүлеге мөдире Любовь Семейкина сөйләде.

«Төп аерма – симптомнарның башлану тизлегендә һәм авырлыгында. Грипп һәрвакыт кинәт башлана һәм организмга көчлерәк суга: температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә, көчле интоксикация, мускуллар һәм буыннар сызлый, баш авырта, озакка сузылган тернәкләнү», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Семейкина ассызыклаганча, төгәл диагноз куярга һәм дәвалауны табиб кына билгели ала.

Татар-информ


грипп

Нет комментариев