Табиб пациентларның өйләрендә булып, сәламәтлекләре белән кызыксынды
Сәламәтлек

Табиб пациентларның өйләрендә булып, сәламәтлекләре белән кызыксынды

11 өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде

«Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында безнең районда аз хәрәкәтләнүче пациентларны диспансер күзәтүе актив алып барыла.

Бүген Кариле табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Альфир Йосыпов пациентларның өйләрендә булып, сәламәтлекләре белән кызыксынды. 11 өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде.

- Райондашларыбызның сәламәтлеге нык булсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез! – ди Альфир Рифкатович.


Нет комментариев