Игьтибар! Балтач үзәк хастаханәсе хәбәр итә
25 майдан район үзәк хастаханәсендә алдан, телефон аша гына язылып түбәндәге белгечлекләр буенча кабул итү башлана:
- акушер-гинеколог;
- стомотолог (Чепьяда һәм Нормада);
- лор һәм күз буенча белгечләр. Шулай ук эшкә урнашырга теләүчеләр белешмә алыр өчен кабул ителәләр, сәүдә һәм азык-төлек өлкәсендә эшләүчеләрнең планлы медицина тикшеренүләре бара, балаларга "милли календарь" кысаларында вакцинация үткәрү буенча кабул итүләр башлана.
Хастаханә бары маскалар һәм перчаткалар булганда гына кабул итүне үткәрәчәк. Язылган вакыттан иртә килеп, башкаларга комачаулык итмәвегезне сорыйбыз. Алдан рәхмәт белдереп куябыз.
Нет комментариев