Табиблар көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызны коткарган
Баланы коткару өчен табиблар бронхоскопия — чит предметны кисемсез алырга мөмкинлек бирә торган операция ясаган
Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары уң бронхына көнбагыш кереп, шуның аркасында сулый алмаган бер яшьлек кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев хәбәр итә («Татар-информ»).
Сулыш юлларына кергән теләсә нинди чит әйбер бер яшьлек бала өчен үлем куркынычы тудыра. Сабыйларда бронхларның диаметры – берничә миллиметр, шуңа күрә кечкенә генә көнбагыш та сулыш алуны туктатырга сәләтле.
Баланы коткару өчен табиблар бронхоскопия — чит предметны кисемсез алырга мөмкинлек бирә торган операция ясаган. Операция уңышлы үткән. Хәзерге вакытта кыз табиблар күзәтүе астында. Аның тормышына берни дә янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев