Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Татарстан табиблары «Призвание» Бөтенроссия премиясе номинациясендә җиңү яулады

Хатын-кызга донор йөрәген күчереп утырттылар

Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табибларын «Призвание» премиясенең махсус номинациясендә билгеләп үттеләр, аны илнең иң яхшы медикларына тапшыралар. Мәскәүдә премия тапшыру тантанасында кардиологлар, кардиохирурглар, реаниматологлар һәм трансплантологлар командасы медицинада фидакарьлек өчен «Беренче канал» махсус премиясен алды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан табиблары РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән бергә кискен йөрәк җитешсезлеге булган хатын-кызны коткарган. Пациентка йөклелекнең 32 нче атнасында ике инфаркт кичергән. Аның хәле медицина ысулларының бөтен арсеналын кулланырга мөмкинлек бирми, һәм табиблар пациентканы ясалма кан агымыннан өзмичә, ашыгыч кесарево кисү үткәрергә карар кыла. Бала тапканнан соң хатын-кызны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ИЛ-76 махсус борты белән Мәскәүгә, Трансплантология һәм ясалма органнарның Милли медицина тикшеренү үзәгенә китергәннәр. Аңа донор йөрәген күчереп утырттылар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев