Татарстанда яман шешкә каршы көрәшкә 288 млн сум акча бүленгән
Программа тәмамлануга яман шешне ачыклау өлеше иртә стадиядә 58,7 процентка кадәр артачак дип көтелә
Татарстанда 2026 елда онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалауга 288,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге сумманың 210,4 миллион сумы федераль бюджеттан киләчәк. Республика акчаларыннан тагын 77,8 миллион сум бүлеп биреләчәк.
2027 елда финанслау 109,5 миллион сумга кимиячәк һәм 178,7 миллион сум тәшкил итәчәк. Шуның 119,8 миллион сумы федерациядән, 59 миллион сумы республика бюджетыннан киләчәк.
Яман шеш авыруларын дәвалау программасы 2030 елга кадәр исәпләнгән. Ул диагностика һәм дәвалау мөмкинлеген арттыруга, беренчел һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен яхшыртуга, онкология хезмәтенең җиһазларын модернизацияләүгә һәм цифрлы инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
Программа тәмамлануга яман шешне ачыклау өлеше иртә стадиядә 58,7 процентка кадәр артачак дип көтелә.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев