Вирусның корбаны 1951 елда туган Казанда яшәүче бер хатын-кыз була.
19 июльдә пациентканы Казанның 7нче номерлы ШКХнә, Cоvid-19ның авыр формасы өстәвенә хастаханәдән тыш пневмония белән катлауланган хәлдә китергәннәр. Хәле авыр булу сәбәпле, аны үпкәләрне ясалма сулыш алдыру (ИВЛ) аппаратына тоташтыралар. Пациентның сулыш юлларының хроник авырулары булган. Үлем 24 июль көнне теркәлгән.
"Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән",- диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Нет комментариев